Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Иркә: «Һәр смсны елап укыдым»

Себердә операция кичергән Татарстанның атказанган артисты Иркәне хастаханәдән чыгарганнар. Бу хакта җырчы Инстаграмда хәбәр итте.

«Хәерле көн, якыннарым.
Мин больницадан бүген чыктым, Аллага шөкер. Иртәгә туган ягыма юл тотабыз. Минем белән янәшә басып торган Олег әфәнде — гомеремне саклап калган кеше. Рәхмәтләребез аңа чиксез. Артымнан Артур килде (тормыш иптәшем). Бу 7 көн эчендә миңа бик күп смслар, теләкләр килде сездән. Мең рәхмәт сезгә, дусларым. Һәрберсен елап укыдым. Мине үз итеп яратканыгыз өчен Алланың рәхмәтләре яусын. (Кыяфәтем әлегә шундыйрак инде, гаеп итмәссез)... Яратам сезне! Рәхмәт!» — дип язган Иркә Инстаграмда.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев