Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Иртәгә Алабугада яңгыр һәм кар явуы көтелә

Синоптиклар республика территориясендә һава шартлары бозылуы хакында кисәтә.

Синоптиклар иртәгә Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр һәм кар явуы көтелә, дип кисәтә.
Республика территориясендә болытлы һава. Күпчелек районнарда яңгыр, юеш кар һәм кар явуы көтелә. Аерым районнарда томан һәм бозлавык булуы ихтимал.
Төнлә температура 1 градус җылыдан 4 градуска кадәр салкын, республиканың көнчыгыш районнарында 7 градуска кадәр салкын, ә аязганда - 12 градуска кадәр. Көндез 1 градус салкыннан 4 градус кадәр җылы.
Казанда төнлә һәм иртән бозлавык булуы көтелә. Төнлә температура 2-6 градус салкын, ә көндез 0 градуста 3 градуска кадәр җылы. Яңгыр явуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев