Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Иртәгә Татарстанда 32 градуска кадәр суытачак

Мондый һава шартлары төньяк антициклон йогынтысы белән урнаша.

Татарстанда көчле суыклар булуы көтелә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина белдерде.
Аның сүзләренә караганда, республиканың көнбатыш һәм үзәк районнарында температура 18-23 градус салкын булачак. Татарстанның көнчыгыш өлешендә 25-30 градуска кадәр салкын, ә көньяк районнарда 32 градуска кадәр булырга мөмкин.
Көндез 13-18 градус салкын булачак, урыны белән - 21 градус, явым -төшем көтелми. Мондый һава шартлары төньяк антициклон йогынтысы белән билгеләнә. 15-16 декабрьдә республика буенча төнлә 20-25 градус салкын, Татарстанның көнчыгыш районнарында - 27-32 градус. Бу көннәрдә көндез температура 12-18 градус салкын тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев