Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Июнь аенда россиялеләрне биш магнит давылы көтә

Давыллар 3, 8, 16, 17, 28 июнь көнне булачак.

Киләсе давыл безне 8 июньдә көтә. Ул шулай әллә ни көчле булмаячак. Ә менә 9 июньдәге магнит давылы көчлерәк булачак. Организмның гомуми зәгыйфьлеген сизү мөмкин. 

16 һәм 17 июньдә магнит давылы кан тамырларына йогынты ясый. Метеосизгер кешеләр аны инде 15 июньдә үк тоячак, ә тулысынча давыл 18 июнь көнне тәмамланачак. 

28 июньдә булачак магнит давылы аеруча көчле булыр дип фаразлана. 

Давылларның организмга тискәре йогынтысын киметү өчен, физик активлыкны чикләгез, күбрәк ял итегез, саф һавада йөрегез, йокы туйдырыгыз. 

Сәламәт тукланырга тырышыгыз: балык, яшелчә, ботка ашагыз, күбрәк су эчегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев