Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Июньдә алабугалыларны кыскартылган ике эш атнасы көтә

Россия көнен бәйрәм итү һәм 24 июнь эш көне түгел дип игълан итү уңаеннан алабугалыларны кыскартылган ике эш атнасы көтә.

Россия Президенты Владимир Путин 24 июньне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан планлаштырылган парад һәм салют белән бәйле рәвештә эшләми торган көн дип игълан итте.
Кыскартылган эш атнасы 8-11 июньдә булачак һәм озын яллар халыкны 12 июньдә Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан көтә. 11 июньдә эш көне дәвамлылыгы, бәйрәм алды көне булу сәбәпле, 1 сәгатькә кыскара.
Моннан тыш, Президент Карары нигезендә, 24 июнь хезмәт хакын саклап калып, ял көне дип игълан ителде.
Шулай итеп, 22-23 июньдә һәм 25-26 июньдә эш көннәре булачак. 
Әйтик, 23 июнь бәйрәм алды көне дип саналмый, шуңа күрә аның озынлыгы бер сәгатькә кыскартылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев