Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Июньдә рәттән өч көн ял итәбез

12 июньдә Россия көне бәйрәм ителү сәбәпле, өстәмә ял көне пәйда була. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте искә төшерә.

Быел 12 июнь шимбәгә туры килә. Бу көнне Россия көне бәйрәм ителү сәбәпле, шимбә ялы дүшәмбе — 14 июньгә күчерелә. Республикада яшәүчеләр рәттән өч көн: 12, 13, 14 июньдә ял итәчәк, дигән сүз бу. Шул ук вакытта 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскара.

Сүз уңаеннан, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдергәнчә, киләсе елда Яңа ел каникулы ун көн — 2021 елның 31 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Шулай итеп, 31 декабрь ялына гыйнварда тагын 9 ял көне өстәлә. Май аенда да озын яллар булачак: министр әйтүенчә, 1 Май, шулай ук 9 Май бәйрәмнәрендә дүртәр көн ял итү күздә тотыла, дип яза vatantat.ru

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев