Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Кадерле яшь дусларыбыз!

Чын күңелдән сезне Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм! Бу матур бәйрәмнең 1 июньдә - җәйнең беренче көнендә үткәрелүе символик мәгънәгә ия.

Барыбызның күңелендә бу бәйрәм өчен аерым урын бар, чөнки без һәрберебез тумышыбыз белән балачак иленнән. Тормышның иң матур, иң ваемсыз чагы турында истәлекләрне һәрберебез кадерләп саклый. Балачакта гына иң зур бәхет һәм шатлык кичергәнебезне олайгач кына аңлыйбыз.

Балаларыбызны тәрбияләүгә бар көчен һәм күңелен бирүче әти-әниләргә, тәрбиячеләргә, укытучыларга, әби-бабайларга чын күңелемнән рәхмәт әйтәм. Балаларны тәрбиягә алган, аларга эчкерсез мәхәббәтен, гаилә җылысын бүләк иткән һәрбер гаиләгә аеруча зур рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек, сабырлык телим. Ә балаларга җәйге каникулларда яхшы ял итүләрен, әти-әниләре һәм дуслары белән аралашу шатлыгын, яңа ачышлар һәм онытылмаслык тәэсирләр телим! Елның һәр көне сезнең шатлыклы елмаюларыгыз, күзләрегездән ташып торган бәхет һәм мәхәббәт чаткылары белән тулып торсын!

Г.Е.Емельянов,

Алабуга муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев