Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Кама таңнары”коллективының үз йолдызы бар

Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесының "Кама таңнары" хореографик коллективы "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең VII республика телевизион яшьләр фестивалендә гран-при бүләгенә лаек булды.

Гала-концерт 26 апрельдә Казанда узды. Концертта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Коллективның җитәкчесе, тамашаны сәхнәгә куючы - Гүзәл Хуҗина. Республиканың 22 районыннан килгән иң сәләтле яшьләр гала-концертта үз мөмкинлекләрен күрсәтте. Тик алабугалылар тәкъдим иткән "Хыялый Хәйрүш" постановкасы беркемне дә битараф калдырмады.

Җиңүчеләргә кубок һәм фестиваль эмблемасы төшерелгән алтын кулон тапшырылды. "Кама таңнары" коллективы исеме белән аталган йолдыз барлыгын раслаучы сертификат - иң зур бүләк булгандыр, мөгаен. Республика Президентының ярдәм фонды исеменнән җиңүчеләргә китаплар, ун мең сум күләмендә акчалата премия һәм өй кинотеатры тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев