Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Камил Сәмигуллин Татарстан халкын Туган тел көне белән котлады

Татар теле — халкыбызга Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән олы бүләк, ди мөфти. 

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Татарстан халкын Туган тел көне белән котлады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген бөтен дөньяда халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Татар теле халкыбызга Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән олы бүләк булып тора. Динебез дә, туган телебез дә милләтебезгә гасырлар арасында сакланып калырга һәм йолдыз булып янарга мөмкинлек бирә. Туган тел — Аллаһтан әманәт. Аллаһ насыйбы белән без татар булып туганбыз, тәннәребездә татар каны ага, бабаларыбыз татар-мөселман гореф-гадәтләре белән яшәгән, татар телендә сөйләшкән», — ди мөфти. 

«Туган тел — Аллаһтан әманәт. Аллаһ насыйбы белән без татар булып туганбыз, тәннәребездә татар каны ага, бабаларыбыз татар-мөселман гореф-гадәтләре белән яшәгән, татар телендә сөйләшкән», — диелә котлауда.

«Заманында татарлар ислам дөньясында үзенең лаеклы урынын алып торган. Моның төп сәбәбе — безнең мәшһүр татар дин галимнәребезнең хисапсыз дини, фәнни хезмәтләр язуында, көчле татар мәктәп-мәдрәсәләре оештыруларында, гыйлемле һәм алдынгы карашлы, милли үзаңлы шәкертләр тәрбияләүләрендә. Халкыбызга үзенең рухи мирасын һәм туган телен саклап калырга Раббыбыздан ярдәм сорап догада булыйк», — ди Камил Сәмигуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев