Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Канатлы» Марина

Алабугада үткәрелгән VI Халыкара Цветаева укуларын «Канатлану» проекты ачып җибәрде.

Танайка урманындагы санаторий өч көнгә Марина Цветаева иҗатына баш иючеләр, тәрҗемәчеләр һәм галимнәр өчен сыену урыны булды. Алабугага Рәсәйнең 15 өлкәсе һәм шәһәреннән, дөньяның 14 иленнән йөзгә якын кеше килде. Быел укулар Цветаева шигырьләрен тәрҗемә итү үзенчәлекләренә багышланды. Ливерпуль университеты (Бөекбритания) галиме һәм тәрҗемәчесе Татьяна Новоселова Марина Цветаеваны фәлсәфәче итеп күрә. Башка тәрҗемәчеләр белән ул Цветаева шигырьләреннән 40ка якын шигъри юл сайлап ала. «Марина Цветаева һәр сүзне ныклап уйлап язган, формуладагы кебек бу сүзләрдә бер артык билге дә юк», - ди Татьяна. Проектның арт-директоры - Евгения Некрасова. Сайлап алынган 40 фраза «Окрыления Марины Цветаевой» буклетында җыелган. Укуларда катнашучылар буклетларны «Һава почтасы» дип язылган ак конвертларда алды. 9 телгә тәрҗемә ителгән бу юллар белән хәзер бар дөнья таныша алачак.

Марина Цветаеваның «Канатлы юллар»ын алабугалылар «Көмеш гасыр» китапханәсендә киләсе атнада күрә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев