Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Каникул

3нче урта мәктәпнең бер төркем укучылары көзге каникулны сәяхәт белән башлап җибәрде.

Мәктәпнең инглиз теле укытучысы Элла Манакова 7б һәм 8а сыйныфы белән Марий Эл республикасының башкаласына экскурсия оештырды.
Балаларның кайткач та беренче әйткән сүзләре:
- Без индусларны күрдек!
- Укучыларның дөньяга карашын киңәйтү максатында үткәрелгән чара булды бу, - ди Элла Михайловна. - Баруыбыз уңышлы туры килде, без анда Индия делегациясен очраттык. Инглизчә сөйләшү мөмкинлеге тууына шатланып, алар белән әңгәмә кордык. Бик кызыклы булды.
Йошкар Ола шәһәрендә "12 апостол" дип аталган сәгатьле манарасы булган архитектура комплексының беренче катында сул капка өч сәгать саен ачыла. Тагын Курчак театры бинасының күренешенә сокланганнар. Яңа бина 2014 елда төзелгән. Анда зур һәм кече заллар, театр музее бар. Шәһәрдә мәчегә куелган һәйкәл дә бар. Ул шәһәр символы санала.
Пушкин урамы ахырында Пушкин скверы урнашкан. Гомумән, шәһәрдәге истәлекле урыннарны санап бетерерлек түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев