Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Кар чистартуга машиналар комачаулый

8 ноябрьдә үткән бозлы яңгырдан соң тәртип урнаштыруга Алабуга коммуналчыларына 36 сәгать вакыт кирәк булды.

Шәһәрдә 6 берәмлек махсус техника һәм 20 юл эшчесе ике сменада эшләп, урамнарны бозга каршы чаралар белән эшкәртте. Беренче чиратта авыш өслеге булган юллар, урам чатлары һәм әйләнеч юллар, аннан соң төп урамнар, тротуарлар, җәяүлеләр чыгу урыннары, тукталыш яннары тәртипкә китерелде. Эшнең үз вакытында оештырылуы аркасында, шәһәрдә олы юл-транспорт вакыйгаларына юл куелмады. ЮХИДИ мәгълүмәтенә караганда, 15 вак авария булган, һәм бу көндәлек күрсәткечләргә туры килә, дип сөйләде "Шәһәр хуҗалыгы, төзекләндерү һәм торак фонды идарәсе" МУП директоры Алексей Ферт.
Кар чистарту машиналары тәүлекнең төнге вакытында эшли.
Александр Ферт билгеләп үткәнчә, машина кую тыелган урыннарда, билге булуга карамастан, кайбер хуҗалар транспортын калдыра һәм бу юл эшчеләренә комачаулый. Махсус техниканы урамнарга чыгарганда, диспетчер ЮХИДИ хезмәтенә шалтыратырга мәҗбүр, һәм автомобильләрне эвакуатор алып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев