Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Карабодайга бәя артырмы?

Авыл хуҗалыгы министрлыгы карабодайга бәя арту турындагы хәбәрләргә аңлатма бирде.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы илдә карабодай ярмасына бәяләрнең алга таба артуын булдырмау чараларын эшли, дип хәбәр итә РИА Новости министрлыкка сылтама белән.
«Хәзерге вакытта министрлык карабодай ярмасына бәяләрнең алга таба үсүенә юл куймауга юнәлтелгән чаралар эшли», — дип хәбәр итә ведомство.

Шул ук вакытта Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярма культураларын җитештерүнең быелгы күләме эшкәртү предприятиеләренең ихтыяҗын канәгатьләндерергә һәм халыкның төп төр ярмаларга булган ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, дип искәртә.

Россиядә карабодай ел башыннан бирле кыйммәтләнә, бәяләрнең даими артуы март уртасыннан күзәтелә. Әйтик, Росстат мәгълүматларына караганда, 13 апрельдән 19 апрельгә кадәр бер атна эчендә карабодай ярмасы 0,5 проценка кыйммәтләнде, ә бер атна элек 0,7 процентка кыйммәтләнгән иде.

Ел башыннан ярмага бәя 3,8 процентка артты. 19 апрельгә карабодай ярмасының бер килограммы 96 сум тәшкил иткән. Бу узган елның 20 апреленә булган бәягә карата 25,1процентка (килосы өчен 76,75 сум) артык, диелә хәбәрдә. 

Чыганак: tatar-inform

Фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев