Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Катлаулы хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү өчен барысы да эшләнәчәк

Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Президент Казанның Мәскәү районы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булды. Аңа “Россиядә эш” порталының ничек эшләвен күрсәттеләр, шулай ук ул эшсез калган кешеләр өчен видеоэлемтә буенча оештырылган вебинарда катнашучылар белән аралашты, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

 

Өч көн эчендә сайтка 3 меңнән артык мөрәҗәгать кергән инде, ул гади һәм төгәл төзелгән. Пособиеләр алу өчен белешмәләр җыярга кирәк түгел, бу түләүләргә дәгъва итүче затларга процедураны шактый җиңеләйтә. Бары тик сайтта теркәлергә кирәк, мәгълүматлар тикшерелгәннән соң, түләүләр исәп-хисап счетына күчәчәк. Шартларның берсе – ЕСИА порталында теркәлү булу. Әгәр ул юк икән, мәсьәләне тиз хәл итеп була. Аның өчен гаризаларны Күп функцияле үзәк, “Ак Барс Банк”, Пенсия фонды кабул итә.

 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 12 мең сумнан артык пособиедән тыш, гражданнарның бу категориясе балигъ булмаган һәр балага 3 мең сум, ә ана капиталына ия булучылар 5 мең сум алырга мөмкин.

Эшен югалткан һәм Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать иткән кешеләргә пособие яшәү минимумы күләмендә автомат рәвештә түләнәчәк, ә нәкъ менә 12 мең 130 сум.

 

Әлеге чаралар Владимир Путинның эшсезләргә һәм балалы гаиләләргә ярдәм итү турындагы белдерүе аркасында мөмкин булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев