Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Кайда, нинди бәягә, нәрсә сатып алырга?

Шәһәрдә быелгы авыл хуҗалыгы ярминкәләренең беренчесе оештырылды.

Сәүдә "Мираж" үзәге янында һәм Иске базар мәйданында үтте, алабугалылар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек товарларын арзан бәягә сатып алды.

− Бәяләр чагыштырмача түбән, ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдименә нигезләнеп билгеләнде, − ди Малореченскидан килгән фермерлар.

Алар икәүләп 70 баш тмөгезле эре терлек, 150 баш төрле кош-корт карый. Биш йөз гектар җирләре бар. Анда бөртеклеләр һәм яшелчә үстерәләр. Күптән түгел откан грант чараларына ферма төзергә ниятлиләр.

Ярминкәгә китерелгән бар нәрсә җитди тикшерү уза.

− Бүген сатыла торган барлык итне ветеринар тикшерде. Белешмә һәм документларыбыз бар, моны раслап, һәр ит кисәгендә келәймә тора, − ди Армалыдан Зөхрә һәм Айрат Шәфыйковлар.

Ит кенә түгел, башка азык та куркынычсызлыкка тикшерү үтә.

− Умарталыгым зур, документларым бар. Бал кортларын даими тикшерәләр, анализ алалар, шуңа күрә балның куркынычсызлыгы һәм файдасы ягыннан шикләнергә кирәкми, − ди алабугалы умартачы Замир Омаров.

Элекке еллардагы кебек үк, халык ярминкәгә йөри. Мәсәлән, Наталья һәм Дмитрий Рыбаковлар балны һәр ел бер үк кешедән сатып ала.

− Бәя сыйфатына туры килә. Бал белән чәй эчеп, сәламәтләнәчәкбез, − диләр.

Бәрәңге, кишер, суганны капчыклап алалар.

− Килосы 15 сумнан дүрт капчык бәрәңге сатып алдык - бик уңышлы булды. Безнең гаиләгә кыш буена җитәр дип уйлыйм, − ди Мәдинә Гайнуллина.

Ярминкәләр һәр шимбәдә иртәнге сәгать тугыздан кичке дүрткә кадәр ел ахырына хәтле дәвам итәчәк.

Бал - 1200 сумнан;

Бәрәңге, кишер, суган - килограммы15 сумнан;

Чөгендер - 10 сумнан

Дуңгыз ите - 220 сумнан;

10 данә йомырка - 60 сум;

3 литр сөт - 140 сум;

Бозау ите - 270 сум;

Бодай һәм арпа - килограммы 6 сумнан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев