Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Кайнар су киләсе атнада булачак

Җылылык челтәрләре җитәкчелеге көтеп алынган кайнар суны 24 майда бирергә вәгъдә итә.

Кайнар су бирүне 10 майда туктаткан иделәр. Сәбәбе: җылылык сезоны тәмамланганнан соң гадәттәгечә үткәрелә торган опрессовка эшләре. Гидравлик сынаулар 16 майга кадәр дәвам итте, ачыкланган өзеклекләрне бетерү өчен тагын бер атна кирәк булачак.

Предприятиенең газ өчен шактый бурычы бар. Тик, ПТС җитәкчелеге әйтүенчә, реструктуризация графигына инде кул куелган. Район башлыгы Геннадий Емельянов әлеге проблема халыкның «баш авыртуына» әверелмәскә тиеш дигән максат куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев