Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Кайтам»: Татарстан бөтен Россиядән булачак аграрийларны җыя

Гаризаны 2021 елның 5 сентябренә кадәр тапшырырга мөмкин. 

Бөтен Россиядән аграр югары һәм урта махсус уку йортларының 200дән артык студенты «Кайтам» мәгариф программасында катнашачак. Чара 12-16 сентябрь көннәрендә Лаеш районында «Звездный» укыту һәм сәламәтләндерү үзәгендә уза. Гаризаны 2021 елның 5 сентябренә кадәр тапшырырга мөмкин. 

Белем бирү программасының максаты — булачак белгечләрне авыл хуҗалыгы предприятиеләренә җәлеп итү, эш үзенчәлекләре белән танышу һәм алга таба эшкә урнашу мөмкинлеге. 

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков сүзләренә караганда, республикада дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә 800дән артык проект һәм чара тормышка ашырыла. Әлеге проект һәм чараларның 70% тан артыгында республиканың авыл муниципаль районнары яшьләре катнаша.

Катнашучыларны сайлап алу дәвам итә һәм конкурс нигезендә бара, катнашу өчен форманы сылтама буенча 5 сентябрьгә кадәр тутырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев