Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казан 13нче тапкыр дөнья брейк-данс башкаласы булачак

Брейкинг номинацияләрендә бөтен Россиядән 800 дән артык биюче катнашыр дип көтелә.

27-29 август көннәрендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Tatneft» Хәйрия фонды һәм «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы ярдәме белән Казанда брейк-данс һәм граффити буенча «COMBOnation X3» халыкара турниры финалын уздыру планлаштырыла.

«COMBOnation» — Татарстан Республикасының гына түгел, бөтен Россиянең иҗат яшьләре өчен иң көтелгән вакыйгаларның берсе. Брейкинг турнирларыннан тыш, катнашучыларны һәм тамашачыларны граффити-баттллар, бию мастер-класслар һәм профессиональ артистлар белән әңгәмәләр көтә. Чараның кульминациясе «COMBOnight» электрон музыка фестивале булачак.

«Чикләр ябылуга карамастан, брейкинг номинацияләрендә бөтен Россиядән 800 дән артык биюче катнашыр дип көтелә», — дип билгеләп үтте Казан брейкинг фестивале кураторы, ТР җәмәгать эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе Александр Даренков.

«COMBOnation» — Россиядә брейк-данс һәм урам сәнгате буенча иң зур турнир. Өч көн дәвамында катнашучылар тәҗрибә уртаклаша, ярыша һәм шәһәрнең мәдәни мохитен баеталар. Быел ярышлар 13 нче тапкыр узачак.

Турнирның расписаниесе белән биредә танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев