Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казан автобусларында 35 битлек режимын бозучы ачыкланган

Тикшерү 30 җәмәгать транспорты тукталышында үткәрелгән.

Рейд вакытыда 35 кеше җәмәгать транспортында маскасыз булган. Әлеге мәгьлүматны Казанның транспорт комитетында хәбәр иттеләр. 
Комитет, ТР юл һәм транспорт министрлыгы, Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе хезмәткәрләре барлыгы 358 автобус, трамвай һәм троллейбусны тикшергән. Рейд 30 тукталышта үткәрелгән. 
Барлыгы 35 режим бозучы ачыкланган. 34 пассажир тикшерүчеләр кисәткәннән соң ук битлекләрен кигән булса, бер кеше автобустан бөтеләй чыгып ук киткән. Битлек режимын күбрәк студентлар һәм кечкенә балалы әниләр боза, диләр тикшерүчеләр.
Алабугада үткәрелгән рейдлар нәтиҗәсендә, маска режимын күбрәк кибетләрдә бозу ачыкланган. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, битлек кимәгән өчен штраф күләме 1 меңнән алып 30 мең сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев