Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары тавыш бирүдә катнашачак

Югары уку йорты ректоры Рәшит Низамов белдергәнчә, студентлар һәм укытучылар тавыш бирүдән читтә калмаячак.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары һәм укытучылары Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашачак. Бу хакта югары уку йорты ректоры Рәшит Низамов белдерде.
Рәшит Низамов фикеренчә, студентлар һәм укытучылар читтә калмаячак, чөнки кабул ителә торган төзәтмәләр җәмгыятьнең барлык катламнарына, экология һәм сәламәтлек саклауның көнүзәк мәсьәләләренә кагыла.
КДАТУ базасында сайлау участогы бар, ул барлык санитар таләпләрне үтәп оештырылган. Ректор фикеренчә, студентларның тавыш бирүгә килүе югары булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев