Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казан федераль университетында абитуриентлардан документлар 20 июньдә кабул ителә башлый

Быел КФУда реаль икътисад секторы таләп иткән белгечлекләргә урыннар арткан

Казан федераль университетында абитуриентлардан документлар 20 июньдә кабул ителә башлый. Бу хакта вуз кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Сергей Ионенко хәбәр итә.

Быел КФУ тарихта беренче тапкыр үз составына кергән Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Казан дәүләт финанс-икътисад институты, Алабуга дәүләт педагогика университетыда булган юнәлешләр буенча укырга кабул итә. Гомумән алганда, КФУдагы 4139 бюджет урыны бакалавриат, белгечлек һәм магистратура программалары өчен каралган. 2012 елның 27 апрелендә КФУ составына Кама дәүләт инженерлык-икътисад академиясе дә кертелде. Быелга әлеге вузның кабул итү комиссиясе аерым эшләп торачак дип көтелә. Чөнки Кама дәүләт инженерлык-икътисад академиясен КФУга кушу сентябрь аена гына тәмамланачак.
Сергей Ионенко сүзләренчә, яңалыкларга килгәндә, алар болайрак: бакалавриатта Физика институтында «Инноватика» (10), «Нанотехнологияләр һәм микро системалы техника» (10) юнәлешләре буенча бюджет урыннары барлыкка килгән. Идарә һәм территориаль үсеш институтында беренче тапкыр "Табигатьтән файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру һәм судан файдалану" белгечлегенә 25 бюджет урыны бирелгән. Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтында - "Мәгълүмат куркынычсызлыгы", "Мәгълүмати системалар һәм технологияләр", "Гамәли информатика", Экология һәм география институтында "Картография һәм геоинформатика" кебек яңа юнәлешләр ачылган. Нигездә реаль икътисад секторы таләп иткән белгечлекләргә урыннар арткан. Ә юридик факультетта бюджет урыннары киресенчә кимегән.
Магистратура юнәлеше буенча быел 460 урын каралган. Инновацион юнәлешләр буенча урыннар арткан. Мәсәлән, Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында "Геология" һәм "Нефть-газ эше" юнәлешләре буенча утызга якын урын барлыкка килгән.
20 июньдә кабул итү комиссиясендә, абитуриентлардан килгән сорауларга җавап бирер өчен, call-үзәк тә эшли башлаячак.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев