Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә лаек

Хәзерге вакытта Татарстан башкаласы өчен 70 меңгә якын кеше тавыш биргән.

Быел Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» титулына дәгъва кыла. Казан өчен онлайн-тавыш бирү https://za.kzn.ru/порталында уза. 
Хәзерге вакытта Татарстан башкаласы өчен 70 меңгә якын кеше тавыш биргән. Югары дәрәҗәле затларның күбесе Казанны бу тавыш бирүдә хуплады һәм үз теләктәшлеген белдерде. 
Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова фикеренчә, Татарстан халкының Бөек Ватан сугышы вакытында батырлыгы халык хәтерендә мәңгегә калачак. Шуңа күрә ул башкала өчен тавыш бирде. 
Бөек Ватан сугышы елларында республикабыз башкаласында 137 предприятие эшләгән, шуларның 70е Советлар Союзының барлык почмакларыннан эвакуацияләнгән. Шулай ук Казанга СССР медикларының күпчелеге килгән һәм 45 госпиталь ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев