Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казан Кремле янында йөрәк формасындагы триколор барлыкка килде

Рәсем ясау өчен экологик яктан чиста буяу кулланылган.

Казан Кремле урнашкан калкулыкта Гашыйклар көнендә йөрәк формасындагы триколор барлыкка килде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

«Бу үз ярыңа гына яратуыңны аңлату өчен түгел. Без, патриотик оешма буларак, үз Ватаныбызга, үз илебезгә карата мәхәббәтне күрсәтергә һәм йөрәк формасындагы триколор ясарга булдык», — дип билгеләп үтте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмә барышында «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Динар Бариев.

Әйләнә-тирә мохит зыян күрмәсен өчен, рәсем ясау өчен экологик яктан чиста буяулар кулланылган, аннары, һава шартлары үзгәргән очракта, ул эреп, юкка чыгачак.

Бариев билгеләп үткәнчә, рәсем билгеләнгән вакытка килештерелгән — оешма алдан ук заявка биргән, аны бернинди тоткарлыкларсыз хуплаганнар. Йөрәк формасындагы триколор күпме карда торачагы һава шартларына бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев