Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда 93.1 FM дулкынында «Тәртип» радиосы эшли башлады

Радионың эшли башлавы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылды.

«Тәртип» радиосы 14 августтан Казанда 93.1 FM дулкынында, Чаллыда 28 августта 90.2 FM дулкынында эшли башлый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына радионың оештыручысы — «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сөйләде. Радионың эшли башлавы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылды.
«Тәртип» радиосы тапшырулары моңа кадәр «Болгар» радиосында чыга иде. Бу радио беренче тапкыр эфирга 2008 елда чыга, 2 генә ай эшли. 2014 елда аерым эфир ешлыгында эшли башлый. 2 елдан соң ешлыгын югалта. «Болгар» радиосында башта тәүлегенә 3, аннары 6 сәгать «Тәртип» тапшырулары буларак чыга. 
«Тәртип» радиосы редакциясе «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасында — Декабристлар урамы, 2 йортта урнашачак. Радионың баш мөхәррире — Ризәлә Исмәгыйлева. Аның әйтүенчә, аның девизы — үткән белән көткән арасында күпер салу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев