Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда «Адымнар» беренче полилингваль белем бирү комплексын ачтылар

Мәктәптә рус, татар һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәтәчәкләр.

Казанда «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» беренче полилингваль белем бирү комплексы ачылды. Тантаналы линейкада ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыды.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, яңа комплекста күп функцияле спорт заллары, бассейннар, иҗади остаханәләр, фәнни лабораторияләр, видео һәм тавыш яздыру студиясе, заманча китапханә бар. Боларның барысы да укуда менә дигән ярдәм булачак.Рөстәм Миңнеханов укучыларга яхшы укуларын, уку елы уңышлы узуын теләде. 
Комплекс өч мәктәпне үз эченә ала: 480 урынга исәпләнгән төзекләндерелгән башлангыч мәктәп, Бичурин урамындагы 800 урынга исәпләнгән билингваль һәм 1224 урынга исәпләнгән Бондаренко урамындагы яңа полилингваль мәктәп. Комплекс составына шулай ук балалар бакчалары һәм 270 урынга исәпләнгән өстәмә белем бирү үзәге дә керәчәк, ул «Пламя» балалар лагере базасында оештырылачак.
Мәктәпне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Мәктәптә рус, татар һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәтәчәкләр. 
Татарстанда 2024 елга алты полилингваль белем бирү комплексы эшләячәк. Бүген «Адымнар» полилингваль мәктәбе яшь алабугалылар өчен үз ишекләрен ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев