Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда басма продукцияне нәшер итүчеләр һәм таратучылар берлеген төзеделәр

Берлек басма матбугатны нәшер итү һәм тарату өлкәсендә килеп чыккан проблемаларны хәл итү белән шөгыльләнәчәк.

Казанда басма матбугатны популярлаштыру һәм үстерү максатыннан «Татарстан басма продукциясен нәшер итүчеләр һәм таратучылар берлеге» коммерцияле булмаган оешмасын төзеделәр. Бу турыда бүген Татарстан Журналистлар берлеге йортында узган басма матбугатны нәшер итүчеләр һәм таратучылар очрашуында билгеле булды.

Утырыш барышында «Татарстан басма продукциясен нәшер итүчеләр һәм таратучылар берлеге» коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе итеп бертавыштан «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова сайланды.

«Венера Абдулловна — бу хәрәкәтнең төп инициаторы. Ул газета мәнфәгатьләрен дә саклый, басма матбугатны ваклап сату өчен дә көрәшә. Бу бик мөһим», — дип билгеләп үтте «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.
Берлек басма матбугатны нәшер итү һәм тарату өлкәсендә килеп чыккан проблемаларны хәл итү юнәлешендә эш алып барачак.

14 дәүләт һәм шәхси массакүләм мәгълүмат чаралары Берлеккә керү турында теләк белдергән инде.

2019 ел мәгълүматлары буенча, Татарстан матбугат киосклары белән тәэмин ителү буенча Россиядә 74нче урынны алган. Әмма җыелышта катнашучылар сүзләренчә, күпчелек аудитория интернетка күчсә дә, басма матбугат чаралары укучылар арасында элеккечә популярлык казана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев