Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда ике егет азык-төлек кибетеннән акча терминалын урлаган

Аппараттан акча белән кассаны алганнан соң, яшьләр кибеттән йөз метрда терминалны ташлап калдырган. 

Ике егет кибеттән терминалны урлаган һәм андагы акчаларын үзләштергән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 

Полиция хезмәткәрләренә бу хәл турында кибет хуҗасы сөйләгән. Ул хәбәр иткәнчә, бу хәл 2-3 апрель төнендә булган. Ике билгесез зат Богатырская урамында урнашкан сәүдә павильонында урнашкан кибет ишеген ачып, эчкә кереп,акча терминалын урлый.
Аппаратта барлыгы 17 мең сумнан артык акча булган, терминалны аның хуҗасы 11 мең сумга бәяләгән. Әлеге факт буенча «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Тиздән полицейскийлар шикләнелүчеләрне тоткарлый. Алар Казанда яшәүче 21 һәм 28 яшьлек егетләр булып чыкты. Егетләр үз гаепләрен таныган һәм терминалны ташлап киткән урынны күрсәткән.
Хәзер алар шәһәрдән чыгып китмәү турында подписка астында.

Полиция хезмәктәрләре искә төшерә, әгәр сез урлау яки талау шаһиты булсагыз, бу хакта полициягә 02 телефоны буенча яки 112 ашыгыч махсус хезмәтләрен чакыртуның бердәм номерына хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев