Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда короновирус аркасында Хач йөреше булмый

Крестный ход чарасы 4 ноябрьдә булырга тиеш иде. 

Covid-19 пандемиясе сәбәпле, Казанда 4 ноябрьдә үтәргә тиешле Хач йөреше булмачак. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр башлыгы Илсур Метшин хәбәр итте. 
«Санитар-эпидимиологик вәзгыять катлаулы булу сәбәпле, 4 ноябрьдәге Хач йөрешен үткәрмәскә булдык. Мондый тәкьдим белән безгә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан мөрәҗәгать итте. Без әлеге тәкьдимгә кушылабыз. Тагын бер мәртәбә социаль дистанция саклауның һәм Роспотребнадзор киңәшләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерәбез», — дип аңлатты мэр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев