Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда мөселман киносы фестивале 50 фильм тәкъдим итәчәк

Фестивальне режиссер Григорий Нахапетовның «Чыңгыз Айтматов. Көннәр һәм гасырлар» фильмы ачып җибәрә. 

Бу елның 5-10 сентябрендә XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Хәзерге вакытта дөньяның 45 иленнән 584 заявка бирелгән. Комиссия төрле номинацияләрдә 50 фильм сайлап алды. Шунысы куанычлы, һәр номинациядә берешәр Татарстан фильмы бар. 

Фильмнарның тулы исемлеген монда карарга мөмкин. 

Фестивальне режиссер Григорий Нахапетовның «Чыңгыз Айтматов. Көннәр һәм гасырлар» фильмы ачып җибәрә. Картина Айтматовның тормышы турында сөйли. 
«Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова сүзләренә караганда, беренче тапкыр региональ кинобазар узачак. Әлеге кинобазарның зур бурычы — төбәк фильмнары каталогын булдыру, аннан кинотеатрлар үзләрен кызыксындырган тасмаларны үзләре сайлый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев