Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда Рөстәм Миңнеханов катнашында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан совет солдатына һәйкәл ачылды

“Бу һәйкәл фронтларда көрәшкән барлык татарстанлыларга багышлана”, – диде Президент.

“Сугышка киткән 700 мең якташыбызның һәр икенчесе Ватан өчен сугышларда һәлак булды. Геройлар турында хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр”, - диде ул.

9,5 метр биеклектәге бронза скульптура һәлак булган сугышчыларның аналары һәм тол хатыннары монументы янында урнашкан. Һәйкәлнең образы буларак, Рейхстаг штурмында катнашкан һәм аның түбәсенә Җиңү Байрагын кадаган татар улы Гази Заһитов сайланган. Монумент эскизы авторы – Мәскәү архитекторы Никита Мазаев.

Видеоэлемтә аша ачылыш тантанасын Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков, “Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге” Республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы комитеты рәисе һәм тыл хезмәтчәне Әхәт Юлашев күзәтте. Рөстәм Миңнеханов аларга һәм башка фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә озын һәм тыныч гомер теләде.

Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Татарстанның беренче затлары Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә куелган мемориалга кызыл роза чәчәкләре салды. Аннары һәлак булган сугышчыларның аналары һәм тол хатыннары монументы янында да чәчәкләр салу тантанасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев