Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда “Волга” эксперт клубы утырышы узачак

4 сентябрьдә Казанда экспертлар киләчәк чакырулары турында фикер алышачак.

Клубның XVI утырышы кысаларында экспертлар Россия төбәкләре алдында 5 ел перспективасында нинди мәсьәләләр торуы, җәмгыятьтә нинди төркемнәрнең сәясәтне билгели башлавы, бүген җәмгыятьне нинди вакыйгалар һәм бурычлар мобилизацияләргә сәләтле булуы һәм бүгенге үзгәрешләрнең нәрсәгә китерергә мөмкин икәнлеге турында фикер алышачак.

Әлеге утырышта Россиянең танылган политологлары, социологлар, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр һәм эшмәкәрләр катнашачак.

Утырыш Youtube платформасында онлайн трансляцияләнәчәк: https://www.youtube.com/watch?v=FQFFvoFdMT4&feature=youtu.be Трансляция сәгать 15:00дә башлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев