Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Күчмә почта

Алабуга районында почта элемтәсенең ике күчмә бүлеге эшли.

Атнага дүрт көн алар расланган маршрут буенча 27 торак пунктка чыга. Почта элемтәсенең 12 стационар бүлекчәсендә хезмәт күрсәтә. Автомобильләр  компьютер техникасы, фискаль теркәгеч, мобиль Интернет белән тәэмин ителгән. Бу турыда Алабуга районара почтамт бүлеге башлыгы Илдар Мостафин хәбәр итте. Маршрут буенча посылкалар тапшырыла, кабул ителә, коммуналь хезмәтләргә түләүләр, салым һәм штрафлар алына. Быел Олы Качка һәм Мурзихада почта бүлекләре ябылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев