Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Кече һәм урта эшкуарлык илкүләм проектының Икътисад министрлыгы алып бара торган төбәк проектлары тулысынча гамәлгә ашырылган

Икътисад министрлыгы алып бара торган 4 төбәк проекты 100 процентка тормышка ашырылган.

«Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының финанс ресурсларыннан, шулай ук ташламалы финанслардан файдалана алу мөмкинлеген арттыру», «Кече һәм урта эшкуарлыкны акселерацияләү», «Эшкуарлыкны популярлаштыру», «Бизнес алып бару шартларын яхшырту» төбәк проектларын гамәлгә ашыруга 512 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Илкүләм проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2020 елда «Саба» индустриаль паркында, «Теләче» сәнәгать паркында, «Химград» технополисы территориясендә индустриаль паркта җитештерү биналары файдалануга тапшырылган.
Илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан эшкуарларына 739,6 миллион сумлык микрозаймнар хупланган, Татарстан Республикасы Гарантия фондының 240 поручительлеге бирелгән, эшкуарлар кредитлары буенча 43,5 миллион сумлык процент ставкалары субсидияләнгән.
28 сентябрьгә «Минем бизнес» үзәге тарафыннан КУЭ субъектлары һәм үзмәшгуль гражданнар өчен 14 меңнән артык хезмәт күрсәтелгән.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча «Адаптация технологияләре» программасы эшли башлады, программада катнашучылар саны 54 меңнән артып киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев