Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына субсидия алу өчен гариза бирү вакыты 2020 елның 1 июленә кадәр озайтылды

Гаризаны Россия Федераль салым хезмәте сайтының махсус бүлегендә язарга була.

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына субсидия алу өчен гариза бирү вакыты 2020 елның 1 июленә кадәр озайтылды. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе хәбәр итә.
Россия Хөкүмәтенең 2020 елның 20 июнендәге 894 номерлы карары нигезендә, 2020 елда Россия икътисады тармакларында эшчәнлек алып бара торган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләренең 5 пунктына үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә, апрель өчен гариза бирергә өлгермәгән салым түләүчеләрнең субсидия алу хокукын куллану мөмкинлеге барлыкка килде.
Субсидия алучы 2020 елның апрель һәм май айлары өчен теркәлү урыны буенча 2020 елның 1 июленнән дә соңга калмый гариза язарга тиеш. Аны Россия Федераль салым хезмәте сайтының махсус бүлегендә язарга була.
Моның өчен юридик затның («Гаризалар тапшыру» бүлеге) яки шәхси эшмәкәрнең («Сервислар» бүлеге) шәхси кабинетына керергә кирәк. Гаризаны Россия Федераль салым хезмәте сайтында тутырырга була. Бу очракта аны почта аркылы җибәрү өчен бастырып алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев