Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

КФУның Алабуга институты «Тоталь диктант»ка чакыра

Алабугада «Тоталь диктант» акциясе 10 апрельдә сәгать 14.00дә КФУ Алабуга институтының төп бинасында узачак (Казан урамы, 89).

Ел саен үткәрелә торган «Тоталь диктант» белем бирү проекты — халыкның грамоталылыгын популярлаштыру максаты белән 2004 елдан башлап Россиядә һәм дөньяның төрле илләрендә гамәлдә булган акция. Быел аны уздыру өчен 400дән артык мәйданчык оештырылган, алар арасында КФУның Алабуга институты да бар.
Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Алабугада «Тоталь диктант» акциясе 10 апрельдә сәгать 14.00дә КФУ Алабуга институтының төп бинасында узачак (Казан урамы, 89). Бу хакта КФУның Алабуга институты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Диктант текстын язучы, радио алып баручы, журналист, сценарист Дмитрий Глуховский язган, ә КФУның Алабуга институтында текстны рус теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Эльмира Ибраһимова һәм доцент Оксана Закирова укыячак.
Катнашучыларның эшләре рус теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучылары тарафыннан тикшереләчәк.
Катнашу өчен totaldict.ru сайтында теркәлергә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев