Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

КФУның Алабуга институтында студентлар хезмәт отрядлары ветераннары яшьләр белән очрашты

Очрашуга килгән ветераннарның һәркайсы төзелеш отрядлары тормышыннан үз тарихын сөйләде. Алар аралашуларын 25 мартта Алабугада беренче тапкыр институт стеналарында узачак студентлар отрядлары ветераннары слетында дәвам итәчәк.

Ветераннарга һәм студентларга сәламләү сүзе белән Ләйсән отряды командиры Алена Чернова мөрәҗәгать итте:

– Слетны үткәрү идеясе күптән түгел генә барлыкка килде. 2018 елда безнең илдә Бөтенсоюз Ленин Коммунистлар яшьләр союзы (ВЛКСМ) 100 еллыгын бәйрәм иттеләр. Студентлар отрядлары – илнең иң көчле яшьләр хәрәкәте. 14 яшьтән алып 28 яшькә кадәр булган барлык яшьләрне берләштергән бу оешма безнең йөрәкләрдә сүнмәс ут калдырды һәм киләчәк тормыш өчен көч бирде. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан студентлар отрядлары ветераннарының очрашуы “Студентлар төзелеш отрядлары – Җиңү варислары” дигән девиз астында узачак.

Көчле алкышлар астында Алена Чернова институтка 1945 елның 8 маенда рейхстаг өстенә куелган Җиңү байрагының күчермәсен бүләк итте.

Алабуга педагогика институтының студентлар отрядлары хәрәкәтенә нигез салучы булып, комсомол комитеты секретареннән әлеге уку йорты ректорына кадәр (1989 елның июленнән 2000 елның маена кадәр) юл үткән Нәип Лаисов тора. 1958 елда ул институтның 100дән артык студентын җыя һәм алар Павлодар өлкәсенең Май районы Киров исемендәге совхозга чирәм җирләргә чыгып китә.

 

2009 елдан башлап КФУның Алабуга институты базасында Студентлар отрядлары штабы актив эшли.

– Бүген бу хәрәкәт “Россия студентлар отрядлары” бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы дип атала. Бу очрашу безнең өчен бик мөһим иде, чөнки традицияләр, буыннар дәвамчанлыгы – безнең хәрәкәттә иң мөһиме.

– Без шулай ук җәй саен эшләргә чыгабыз, тик бүген юнәлешләр күбрәк. Төзелеш һәм педагогика отрядлары гына түгел, проводниклар, сервис һәм медицина отрядлары бар, шулай ук социаль отрядлар, мәсәлән, “Кар десанты”, – ди “Ләйсән” отряды комиссары, чит телләр факультетының 5нче курс студенты Ләйсән Ибениева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев