Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Хәбир Иштирәков Алексей Навальныйга җавап итеп: Бөек Ватан сугышы ветеранын тәнкыйтьләү — аны мыскыл итү

Кичә Алексей Навальный Бөек Ватан сугышы ветераны Игнат Артеменконы мыскыл иткән.

ТР Ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасының республика Советы рәисе Хәбир Иштирәков Бөек Ватан сугышы ветераны Игнат Артеменконы хуплап чыкты. Аны Алексей Навальный мыскыл иткән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
«Теләсә кайсы кеше, шул исәптән Алексей Навальный да, төрле мәсьәләләр буенча үз фикерен әйтергә хокуклы. Теләсә нинди сәбәп буенча чыгыш ясарга була, хакимиятне, кешеләрне тәнкыйтьләргә мөмкин, ләкин безнең өчен изге кешеләр категориясе бар. Бу барыннан да элек сугыш ветераннары. Миллионлаган кеше үз гомерен безнең ил өчен корбан итте, үз фикере булган кешене, бигрәк тә сугышта катнашучыны тәнкыйтьләү — аны мыскыл итү», — дип белдергән Хәбир Иштирәков.
Аның сүзләренчә, әлеге сүзләр Бөек Ватан сугышы ветеранына мораль яктан зыян китерергә мөмкин.
Элегрәк Алексей Навальный Россиянең Russia Today халыкара мәгълүмати каналында ролик урнаштырып, анда танылган кешеләр илнең Төп законына төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирүне хуплыйлар, аларны «хыянәтчеләр» дип атаган. Алар арасында Бөек Ватан сугышы Игнат Артеменко да бар. Алексей Навальный аны да сатлыкҗан дип атаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев