Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Хөкүмәт коронавируска каршы прививка ясаткан кешеләр арасында 100әр мең приз уйнатачак

1 сентябрьдән Россиядә коронавируска каршы прививка ясаткан кешеләрне бүләкләү программасы башлана. 

2021 елның 1 декабренә кадәр вакцинация үткән гражданнар арасында 100 мең сум уйнату узачак. Бу хакта карарга РФ Премьер-министры Михаил Мишустин кул куйган. 

Акция уникаль язылу номеры буенча вакцинацияләнүчеләрнең Бердәм регистры нигезендә үткәреләчәк. Чарада 18 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр катнаша ала, җиңүчеләр очраклы сайлап алу алгоритмын кулланучы компьютер белән билгеләнәчәк.

Уенны лотереяның бонусзаздоровье.рф. рәсми сайтында үткәрү планлаштырыла. Нәтиҗәләр белән шунда ук яки массакүләм мәгълүмат чараларында танышырга мөмкин булачак.

«Барлыгы 1000 җиңүче билгеләнәчәк. Һәркем 100әр мең сум акча алачак. Лотерея нәтиҗәләре составын соңрак билгеләячәк махсус тираж комиссиясе тарафыннан расланачак», — дип билгеләп үтә Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.

Документта хәбәр ителгәнчә, катнашучылар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында тулы исәпкә алынырга һәм өч ай дәвамында, отканнан соң, үз банк картасының номерын күрсәтергә тиеш булачак.

«Банк реквизитларын раслаганнан соң, акчалата бүләк автомат рәвештә җиңүче хисабына күчереләчәк. Призларны түләү призлар уйнатылган көннән алып алты ай дәвамында башкарыла», — диелә Министрлар Кабинеты хәбәрендә.

РФ вице-премьеры Татьяна Голикова сүзләренә караганда, лотерея прививка ясаткан, аңлы һәм якыннарының сәламәтлеге һәм иминлеге турында кайгырткан гражданнарга хөкүмәтнең үзенә күрә бер рәхмәте булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев