Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Хлыстово һәм Колосовка авылларында тавыш бирү ничек уза

Исегезгә төшерәбез, бүген Танай авыл җирлегендә яшәүчеләр үзара салым буенча референдумда катнаша.

Авыл жирлеге башлыгы сүзләренә караганда, бүген Танай авыл җирлегендә барлыгы 3300 кеше яши, аларның 2300дән артыгы (18 яшьтән алып) тавыш бирергә хокуклы. Аларның 1709ы – Танайка авылында яшәүчеләр.

Әйтергә кирәк, бу минутларда үзара салым буенча референдум Танайкадан тыш, әлеге җирлеккә караган Колосовка һәм Хлыт авылларында да уза. Бүген сайлау участокларына  Колосовкадан 210 кеше һәм  Хлыстоводан 412кеше килер дип көтелә.

Хәер, сайлау комиссиясе әгъзалары сүзләренә караганда, әлеге участокка килү күрсәткече шактый югары. Чөнки авыл халкы бу программаның мөһимлеген бәяли алган.

Әйтик, 2017 елда үзара салым программасы ярдәмендә Хлыстовода су алу скважинасы ремонтланды, ә Колосовкада авыл халкы акчасына республика казнасы да өстәп, чишмә төзекләндерелде. 2018 елда үзара салым программасы буенча Хлыстовода дан обелискы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев