Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Хәрбиләргә акча түләнәчәк

РФ Президенты хәрбиләргә өстәмә акча түләү турындагы указга кул куйды. 

Хәрби хезмәткәрләрнең аерым категориягә керүчеләренә бер тапкыр өстәмә акча түләнәчәк.

Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткәрләрнең кайсыбер категорияләренә керүчеләренә бер тапкыр акча түләү турындагы указга кул куйды.

«Контракт буенча хәрби хезмәттә булучылар, шулай ук контракт белән хәрби хезмәт үтү хакында килешү төземәгән профессиональ һәм югары хәрби белем бирү оешмалары курсантларына бер тапкыр 15 мең сум күләмендә акча түләнәчәк», — диелә хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыккан документта.

Түләүләр «аерым бер категориягә керүче хәрбиләрне социаль яклауны тәэмин итү максатыннан» башкарыла. Акчалар 2021 елның сентябреннән түләнәчәк.

Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Путинның кайбер федераль органнар хезмәткәрләренә — бер тапкыр 15 мең сум, барлык пенсионерларга 10 мең сум акча түләү турындагы указга кул куюы хакында язган иде. 
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев