Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Кичәге көннән Алабугада балалар бакчалары эшли башлады

Искәрмә – 18нче санлы һәм Танайка балалар бакчалары, анда хәзер капиталь ремонт бара.

Билгеләп үтик, беренче көнне мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре 1200гә якын баланы кабул итте, бу тәрбияләнүчеләрнең гомуми санының 21 процентын тәшкил итә. Моңа кадәр бер көн кала барлык учреждениеләрдә дә Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп санитар эшкәртү үткәрелде. Балаларны бакчаларга кабул итү процессына да үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, балаларның һәм ата-аналарның башка төбәкләрдән кайтучылар һәм авырулар белән элемтәдә булу-булмауларын ачыклау буенча эш, шулай ук иртәнге якта балаларның сәламәтлек торышын тикшерү көчәйтелгән.

Әйтик, 14 май иртәсендә ОРВИ билгеләре булган 178 бала бакчаларга кертелмәгән. Мондый җентекле тикшерү хәзер көн саен үткәреләчәк.

Бүгенге көндә муниципалитет тарафыннан контактсыз термометрлар алу буенча эш алып барыла. Әмма хәзерге вакытта бу приборларга кытлык күзәтелә, шуңа күрә әлегә тәэмин итүчеләрне эзләү бара. Шулай ук балалар бакчалары өчен һаваны зарарсызландыру җиһазлары сатып алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев