Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Киләчәк — эшче көчләр кулында

Алабуга мәктәпләренең 9нчы сыйныфларын тәмамлаучыларны югары квалификацияле белгечләр — химик-технологлар, электротехник, мехатроник һәм программистлар әзерләү белән шөгыльләнә торган STEM-үзәкнең бер өлеше булырга чакыралар.

Чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен «Алабуга» МИЗы территориясе һәм «Синергия» индустриаль паркы буйлап экскурсия оештырылды. Чөнки тиздән аларга чын мәгънәсендә хәлиткеч карар кабул итәргә туры киләчәк, аңа яшьләрнең бөтен киләчәк тормышы бәйле. Сүз һөнәр сайлау турында бара.
Алабуга мәктәпләренең 9нчы сыйныфларын тәмамлаучыларны югары квалификацияле белгечләр — химик-технологлар, электротехник, мехатроник һәм программистлар әзерләү белән шөгыльләнә торган STEM-үзәкнең бер өлеше булырга чакыралар. Бүгенге көндә бу һөнәрләргә ихтыяҗ зур, һәм безнең өчен балаларыбызның үзебезнең районда эшләргә калуы аеруча мөһим, дип билгеләп үтте үзенең сәламләү чыгышында район җитәкчесе Рөстәм Нуриев.
«Мин, Ютазы районында эшләгәндә, мондый нәрсә турында хыяллана гына ала идем. Хәзер яшьләрнең укырга һәм „Алабуга“ МИЗы кебек мәйданчыкта җитештерүгә күнегергә мөмкинлеге бар. Бу исә карьера төзүгә һәм яхшы акча эшли башлауга менә дигән этәргеч. Ә алга таба укуын дәвам итәргә теләүчеләр моны, мәсәлән, федераль университетта эшли алачак. Безнең университет җитәкчелеге белән килешүебез бар, аның нигезендә балалар укуларын шунда ук 2 курстан дәвам итә алачак. Өстәвенә, анда берничә яңа факультет ачарга планлаштыралар.»
STEM-үзәктә укырга теләүче Танайка урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Федор Филатовның планнарында әлеге үзәкне тәмамлаганнан соң алга таба да уку һәм киләчәктә инженер булу. Ә менә 9нчы санлы мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлаган Максим Обоймов, киресенчә, хезмәт эшчәнлегенә мөмкин кадәр иртәрәк керешергә тели.
«Мин АСУ ТП (җиһазлар белән идарә итүнең автомат системасы) укырга керергә ниятлим. Укып чыкканнан соң шунда ук эшкә керешергә һәм акча эшли башларга җыенам. Эшче һөнәрләр бик перспективалы,» — ди ул.
«Алабуга» МИЗы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев сүзләренә караганда, бүген махсус икътисади зона территориясендә 33 завод урнашкан, аларга 135 миллиард сум шәхси инвестицияләр кертелгән.
«Алабуга» МИЗы территориясендә 7800 эш урыны булдырылды. Махсус зонаны үстерү өчен безгә ел саен кимендә 500 яңа белгеч кирәк. STEM-үзәк — ул фәнне мөмкин кадәр иртәрәк үзләштерә башларга кирәклеген исбатлый торган заманча халыкара стратегия. Мәсәлән, инженер булу өчен, математиканы мәктәп эскәмиясеннән үк өйрәнергә кирәк. 
Әйтергә кирәк, нәкъ менә МИЗ резидент-заводлары өчен белгечләр җитмәү аркасында махсус икътисади зона базасында мондый үзәкне ачарга хәл ителде. Ул үз ишекләрен 2019 елның 2 сентябрендә ачты. Аны булдыру МИЗ җитәкчелегенә 80 миллион сумга төшкән. Бу акчаларга үзәк җиһазландырылган, роботлар, төрле станоклар, лаборатория җиһазлары һәм башкалар сатып алынган.
Үзәктә дүрт юнәлеш буенча укыталар: бу мехатроника, АСУ ТП (җиһазлар белән идарә итүнең автомат системасы), химия һәм электротехника. «STEM» аббревиатурасы үзе «science» (фән), «technology» (технология), «engineering» (инженерия) һәм «math» (математика) дигән сүзләрдән ясалган. Бу бөтен дөньяда танылган, дисциплинарара гамәли алым куллануга һәм барлык дисциплиналарны бердәм укыту схемасына интеграцияләүгә нигезләнгән программа.
Үзәкнең беренче укучылары йөз беренче курс студенты булды. Тагын шулкадәр үк чыгарылыш сыйныф укучылары STEM-үзәккә хәзерге туплау кысаларында кабул ителәчәк. «Алабуга» МИЗына дүрт юнәлешнең берсе буенча укырга керү өчен, 15 августка кадәр Алабуга политехника көллиятенә документларның төп нөсхәләрен тапшырырга кирәк. Керү өчен критерие буларак аттестаттагы уртача балл каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев