Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Киләсе елда Алабуганың 3 микрорайонында су торбаларын алыштырачаклар

Әлеге эшләр "Чиста су" программасы кысаларында 5 нче, 6 нчы һәм 8А микрорайоннарында башкарылачак.

Болардан тыш су чистарту станциясеннән Бехтерево саласына кадәр суүткәргеч төзү планлаштырыла. Бу турыда төзелеш департаменты директоры вазифаларын башкаручы Николай Саприн хәбәр итте. Җитәкче әйтүенчә, барлык ремонт-төзелеш эшләренә республика казнасыннан 10 миллион сум акча бирелгән.

Быел да бу программа буенча шуның кадәр үк акча бүлеп бирелгән иде. Бу акчаларга шәһәрнең ике урамында су торбалары салынды. Хәзер Мәскәү һәм Разведчиклар урамында яшәүчеләрнең күпчелегенә урамдагы су колонкасына йөрергә кирәкми.

Иң зур күләмле эшләр Разведчиклар урамы башланган урыннан "Алабуга-сити" кунакханәсе урнашкан җиргә кадәр булган участокта башкарылды. Биредә 1,2 километр озынлыкта яңа суүтәкргеч төзелде. Биредә эшләр ярты елдан артыграк дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев