Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Кисәтү билгеләрен санга сукмыйлар

2017 елның алты аенда юлларны төзекләндерү һәм торгызу эшләре барган урыннарда 13 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан. Аларда 6 кешенең гомере өзелгән, 19 кеше төрле җәрәхәтләр алган.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юлны төзекләндерү эшләре барган урыннарда куркынычсызлык торышы өчен борчылу белдерә. Искәртү өчен куелган юл билгеләрен "күрмәү", вакытлыча гамәлдә булган башка чаралар таләбен үтәмәү еш кына һәлакәткә китерә. Июнь аенда, мәсәлән, Чистай районында "Казан - Оренбург" юлының 149нчы километрында, ВАЗ-2107 автомобиленең 23 яшьлек хуҗасы юл эшләре барган якка чыга һәм эш белән мәшгуль техникага - "КамАЗ" автомобиленә бәрелә. Нәтиҗәдә, машинаның 25 яшьлек пассажиры алган яраларыннан һәлак булган. Автомобиль йөртүче үзе һәм тагын ике пассажир район үзәк хастаханәсенә озатылган.

ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе төзекләндерелә торган юлларда күзәтчелек эшчәнлеген ныгыту турында хәбәр итә. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл кагыйдәләрен төгәл һәм даими үтәүнең үтә әһәмиятле булуын, барыбызның да иминлеге игътибарлы булудан торганын искә төшерә. Машина ияләре юлларда куркыныч тудырмаслык тизлек белән хәрәкәт итсен иде. Каршы хәрәкәт ягына борылышларда аеруча сак булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев