Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Күмәк карар

20 ноябрьдә Танайка авыл җирлегендә референдум булачак.

Анда үзара салым мәсьәләсен хәл итәргә җыеналар. Сентябрьдә узган халык җыеннарында үзара салым чараларын вак таш сатып алуга тотарга булганнар, чөнки Партизан, Түбән урамнарында, Өрәңгеле тыкрыгындагы грунтлы юлларга таш түшисе бар. Аннан башка Хлыстовода су җыйгыч скважина һәм Колосовка чишмәсен төзеккләндерергә кирәк.
Быел үзара салым акчаларына Танайкадагы 1500 метр озынлыктагы ике урамга вак таш түшәлгән, Колосовка урамнары өчен дә таш кайтарылган, Хлыстовода балалар өчен уен мәйданчыгына җиһазлар алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев