Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Күмәк ярдәм

Алабугалылар күзләре авыру кызчыкка ярдәм күрсәтүләрен дәвам итә.

Амелия Галимова өчен акча җыю дәвам итә. Кызчыкка табиблар куркыныч диагноз куйганнар: ике яклы ретинобластома (күз рагы). Берлин шәһәренең "Шарите" клиникасы табиблары кызга ярдәм итәргә вәгъдә биргән, тик дәвалау өчен бик зур сумма таләп ителә. Волонтерлар оештырган "Тормыш СемьФониясе" акциясе барышында җыелган 168 мең сум акча Галимовларга тапшырылган. Хәзер Амелия һәм аның әнисе Берлинда тикшерү үтә. Тик акча алга таба да кирәк булачак, чөнки операциядән соң кызга ике еллык тернәкләндерү таләп ителә. Шушы көннәрдә Алабуганың "Волонтер" иреклеләр үзәгенә бер ир-егет килгән. Ул яңалыкларда Амелия турында сюжет күрүен һәм ярдәм итәргә теләвен белдерә. Ул кызга бүләккә уенчык һәм кеченә сумка калдыра. Егет киткәннән соң гына волонтерлар сумка эчендә 25 мең сум акча таба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев