Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Көн туса, проблема

Кичә район башлыгы Геннадий Емельянов шәхси сораулар буенча халыкны кабул итте. Бу юлы барлыгы 7 кеше үз проблемасы белән килгән.

Андрей Геннадий улы:
- Без Болгар урамы, 115нче йортта яшибез. Җәй көне яшен вакытында безнең һәм күпләрнең көнкүреш приборлары янып чыкты. Комиссия чакырттык, нәтиҗәдә, өйдә яшен сугуга каршы контур куелмаганлыгы ачыкланды.
Идарәче компания аларга ике вариант тәкъдим итә - я контурны үзләренә куярга, я капиталь төзекләндерүне көтәргә.
Моннан тыш, ул әле краннарыннан һәрдаим тутыклы кайнар су килүен әйтте һәм шәһәрдә яшеллекнең, агачларның аз булуыннан зарланды.
- Нечаев урамындагы 10 йорт тирәсенә киләсе елга скверның планы әзер, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов һәм әле эшнең моның белән генә бетмәячәген белдерде.
Андрей Геннадий улы әле зур балалар мәйданчыгының шәһәрдә бер генә - Пионерлар паркында гына булуын һәм моның уңайсызлыгы турында хәбәр итте. Аның теләге: һәр микрорайонда шундыйны булдырырга. Моңа җавап итеп район башлыгы:
- Бу программа дәвам итә һәм без моның өстендә эшлибез һәм эшләячәкбез, - дип җавап бирде.
Марина Кузьминаны бирегә җир буенча сорау китергән. Унике ел элек алар күпфатирлы йорт сатып алганнар һәм унике ел дәвамында аны рәсмиләштергәннәр, ике суд карары алар файдасына хәл ителгән. Ә хәзер алар үзләренә җир рәсмиләштереhгә тели, ләкин каршылыклар тагын чыгып кына тора.
- Тирә якта йортлар салалар, шул рәвешле аларны хаман кыса баралар, ә аларга җир бирмиләр. Ә шул йорттагы икенче берәү, күршеләре, ике кfтлы коттедж салып куйган, аңа бирәләр җир, безгә юк, - дип, проблемасы белән уртаклашты ул.
- Җир участогын киңәйтергә мөмкин түгел, чөнки бу урынга уртак керү-чыгу юлы туры килә, - ди җир-милек палатасы урынбасары Гөлүсә Билалова. - Йортның икенче ягында тупик, агачлар, шул урыннан гына җир бүлеп бирелергә мөмкин, шушы көннәрдә мәсьәлә хәл ителер, - диg өстәде.
- Тузган торак программасы нигезендә 4 микрорайонда найм буенча фатир алдым, - дип башлады сүзен Антонина Болотина. - Мин аны приватизацияли алмыйм. Башкарма комитетка үтенечем: миңа шәхси, үземнеке дип атарлык фатир бирсеннәр.
Атна эчендә проблема хәл ителәчәк дип, - ышаныч белдерде Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов.
Барлык сорауларга да җаваплар алынды һәм алар уңай якка хәл ителер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев