Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татьяна Ларионова фикеренчә, Конституциягә төзәтмәләр мәдәнияткә дәүләт ярдәменә исәп тотарга мөмкинлек бирәчәк

Татарстан күп гасырлар дәвамында төрле халыклар тырышлыгы белән барлыкка килгән бәһасез мәдәни мираска ия.

Россия Конституциясенең 68 статьясына төзәтмә дәүләт тарафыннан мәдәнияткә ярдәм итүгә һәм аны саклауга тулысынча исәп тотарга мөмкинлек бирәчәк. Мондый фикерне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова белдерде.
«Россия Федерациясендә мәдәниятне күпмилләтле халыкның уникаль мирасы буларак тану принципиаль мөһим», — дип билгеләп үтте ул.
Татарстан күп гасырлар дәвамында төрле халыклар тырышлыгы белән барлыкка килгән бәһасез мәдәни мираска ия. Республикада өч мең ярымнан артык мәдәни мирас объекты ачыкланган.
«Без барыбыз да аңлыйбыз: күп кенә мәдәният объектлары реставрация, ремонт, гади карау таләп итә», — диде Татьяна Ларионова һәм кертелә торган төзәтмәнең кирәклеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев