Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Коронавирус пандемиясенең кайчан тәмамланачагы билгеле булды

Иммунолог күпләрне кызыксындырган сорауга җавап бирде.

Коронавирус пандемиясе 2024 елда тәмамланырга мөмкин. Бу хакта Ura.ru хәбәрчесенә медицина фәннәре кандидаты, иммунолог Николай Крючков белдергән.

— 2023 ел азагында чир бетүгә таба барып, 2024 елда бөтен дөнья күләмендә аңа бәйле вазгыять тотрыклыланырга мөмкин. Россиядә бу алданрак та булырга тиеш, — дип билгеләп үткән ул.

Моннан тыш, иммунолог басым ясап әйткәнчә, шушы вакыт эчендә чирдән үлем-китем күрсәткечен һәм вирусның мутацияләнү мөмкинлеген киметергә кирәк. Шулай гына пандемияне «кулга алып» булачак.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Мәскәүнең Коммунарлар бистәсендәге йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибы Денис Проценко Россиядә быел көзен коронавирусның бик нык көчәю куркынычы турында кисәткән иде. Аның әйтүенчә, сентябрь азагында берьюлы өч әйбер — грипп, ковид һәм кешеләрнең яллардан кайтуы бергә туры киләчәк.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев