Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

коррупциягә каршы

Үзәк район хастаханәсенең конференц-залында "Сәламәтлек саклауда коррупция" темасына "түгәрәк өстәл" булды.

Чарада табиблар һәм бүлек мөдирләре катнашты. Аның алдыннан медицина хезмәткәрләре "Көнкүреш коррупциясе" фильмын карады. Фильм авторлары - Казан документалистлары - сәламәт җәмгыятьтә көнкүрештәге коррупциянең җитди кимчелек булуын күрсәтә. "Түгәрәк өстәл" барышында АМР башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ольга Ильина республикада үтә торган мониторин турында сөйләде һәм Алабугада уздырылган социологик сорашуларның нәтиҗәләре белән таныштырды. Ришвәтчелек киң күзәтелгән өлкәләр булып әлегәчә ЮХИДИ, медицина учреждениеләре һәм югары уку йортлары кала бирә. Сорашу йомгаклары буенча, Алабугада медицина өлкәсе иң коррупциячеле булып тора. Бу исә гарантияләнгән медицина ярдәмен бушлай алуга ирешә алмаучы кешеләрнең шикаятьләре раслый. Ольга Ильина табибларны андый күренешләрне булдырмаска чакырды. Һәр очрак җентекләп тикшереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев